Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Оркыя Мингали кызы Бадыкшина 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлаулар кабул итте.

Оркыя Мингали кызы Татарстанның Мамадыш районы Алгай авылында күп балалы гаиләдә туа. Әнисе бик иртә дөньядан китә. Әтисен 1941 елда фронтка алалар. Барысы да өлкән апалары һәм әбиләре тәрбиясендә кала. 1938 елда 1нче сыйныфка укырга керә, тик 3нче сыйныфны гына тәмамлый ала. Сугыш вакытында әбисенә хуҗалык буенча ярдәм итә. 11 яшеннән авыл хуҗалыгында эшли, кыр эшләрендә катнаша.

1949 елда Казан шәһәренә төзелешкә китә, бетончы булып урнаша. Аннан Чабаксар шәһәренә китеп, 41 нче Күпер төзү отрядында эшли башлый. 1953 елда гаилә кора. Яр Чаллыга 2016 елда күченеп килә. «Хезмәт ветераны», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

#ПобеднаяЭстафета75, #увойнынеженскоелицо

Сишәмбе, 8 декабрь 2020, 11:53