Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Ел саен үткәрелә торган «Теләкләр чыршысы-2020» дигән хәйрия акциясе башланды. Чара Яңа елны хастаханәдә каршылаячак балалар өчен бүләкләр җыюга юнәлдерелгән.

21 декабрьгә кадәр теләге булган һәр кеше акциягә кушылып, балаларга бүләкне үз белем бирү оешмасының студентлар советы, шулай ук «Нур» яшьләр үзәгендәге (Академик Рубаненко ур., 2 йорт) шәһәр Студентлар советы кабинеты аша тапшыра ала.

Барлык җыелган бүләкләр Кама балалар медицина үзәгенең кечкенә пациентларына, шулай ук «муковисцидоз» авыруы булган балаларга тапшырылачак. Узган ел 300дән артык бүләк җыелган.


Акция турында тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин.

Шимбә, 12 декабрь 2020, 12:16