Киләсе тәүлекләрдә Чаллыда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Күпчелек явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан секундына 3-8 метр тизлектә. Минималь һава температурасы төнлә, иртән -16..-19 градус, аязган вакытта -22..-27 градус. Көндез максималь һава температурасы -8..-12 градус. Юлларда бозлавык.
Татарстан Республикасы территориясендә 3 декабрьдән башлап һава
температурасы климат нормасыннан 9-16 градуска түбән, минималь температура
-20..-25 градуска кадәр булган аномаль-салкын һава торышы урнашты, аерым
районнарда -28 градуска кадәр. Республикада салкын һава торышы 14 декабрьгә кадәр сакланачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 11 декабрь 2020, 14:58