Автокалада авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә, алар даими эшләүче 3 мәйданчыкта уза.
Бүген 14 муниципаль районнан 11 млн сумлык 100 тоннадан артык авыл
хуҗалыгы продукциясе кайтарылган, 260 сәүдә урыны оештырылган. Ипподром
һәм "Строитель" стадионы территориясендә Тукай һәм Менделеевск
муниципаль районнары тарафыннан концерт программалары оештырылды.
19, 20 декабрьдә шәһәрнең ике мәйданчыгында – Ипподром территориясе, «Төзүче» стадионы каршында «Яңа ел казы» бәйрәм алды ярминкәләре узачак. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре шулай ук расланган режимда өч ярминкә мәйданчыгында эшләячәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 12 декабрь 2020, 14:10