Киләсе тәүлекләрдә Чаллыда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшемсез. Җил көньяктан секундына 4-9 метр тизлектә. Минималь һава температурасы төнлә, иртән -15..-18 градус, аязган вакытта -20..-25 градуска кадәр, көндез максималь һава температурасы -10..-14˚. Юлларда бозлавык.
Татарстан Республикасы территориясендә 3 декабрьдән башлап һава
температурасы климат нормасыннан 9-16 градуска түбән, минималь температура
-20..-25 градуска кадәр булган аномаль-салкын һава торышы урнашты, аерым
районнарда -28 градуска кадәр. Республикада салкын һава торышы 14 декабрьгә кадәр сакланачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 13 декабрь 2020, 15:28