Мы в социальных сетях

27 декабрьдә 12:00 сәгатьтә Шишкин бульварының 19 нчы мәктәп территориясендә урнашкан шугалак ачыла. Боз мәйданчыгы NIVEA Бөтенроссия социаль конкурсы кысаларында торгызылды. Анда Яр Чаллы шәһәре җиңү яулады.

Танылган фигуралы шуу остасы, бозда бию буенча олимпия чемпионы Дмитрий Соловьев чараның кунагы булачак. Ул шәһәр халкын боз мәйданчыгы эшли башлану белән котлый һәм яшь фигурачылар өчен мастер-класс үткәрәчәк. Бәйрәм программасында чаллылыларны шулай ук конкурслар, бүләкләр белән ярышлар, кайнар чәй һәм кофе көтә.

Искәртеп узабыз, конкурста катнашу өчен «Подросток» яшьләр (яшүсмерләр) клублары үзәге директоры урынбасары Альберт Гыйльманов гариза биргән иде. Ул 1988 елда төзелгән «Юность» хоккей тартмасын реконструкцияләүне сорады. Бүген мәйданчыкта 80нән артык яшүсмер һәм яшьләр шөгыльләнә, алар А.В. Тарасов исемендәге «Алтын шайба» клубы призына узган спорт ярышларының шәһәр этапларында җиңүчеләр һәм призерлар булып торалар.

Шимбә, 26 декабрь 2020, 15:46