Мы в социальных сетях

Бүген Азатлык мәйданында төп чыршы үз утларын кабызды. Бәйрәм программасы концерт программасы белән башланып китте. Гадәттәгечә, чыршыны чаллылылар алкышлары астында Кыш бабай белән Кар кызы кабызды. Чара кунаклары өчен күңел ачу мәйданчыклары, әкият персонажлары белән уеннар, ут тамашасы, флешмоб оештырылды.

Чаллылыларны якынлашып килүче яңа ел бәйрәмнәре белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады: "Ел шәһәр өчен дә, республика өчен дә катлаулы булды. Әмма Яр Чаллы – үзенчәлекле шәһәр. Аңа төрле авырлыклар кичерегә туры килде, шуңа да карамастан, яшәүне һәм эшләүне дәвам итәбез. Без киләчәктә дә күпмилләтле тату шәһәрдә эшләрбез һәм бер зур гаилә булып яшәрбез дип ышанып калам. Барыгызга да нык сәламәтлек телим. Бүген бу теләк өлкән яшьтәге кешеләр өчен дә, яшь буын өчен дә актуаль",- диде ул.

Чаллылылар ут инсталляцияләре янында фотоларга төште. Яшь чаллылылар өчен уен һәм арт-мәйданчыклар эшләде.

Быел Азатлык мәйданында шәһәрдәшләр өчен яктыртылган шугалак ясадылар.

Чаллылылар халык уеннарында катнашты һәм киез итекләр киеп футбол уйнады. Уен "КАМАЗ" ФК тарафыннан оештырылды.

Бәйрәм дәвамында территориядә төрле спорт-күңел ачу чаралары узды, сәүдә нокталары эшләде.

Җомга, 25 декабрь 2020, 18:25