Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда IV чакырылыш Шәһәр Советының дүртенче утырышы узды. Анда ТР Дәүләт Советы депутатлары, Контроль-хисап палатасы рәисе Татьяна Шливе, шәһәр прокуроры Дмитрий Ерпелев катнашты. Депутатлар даими комиссияләрнең уртак утырышында каралган җиде мәсьәлә буенча фикер алыштылар.

Финанс идарәсе башлыгы Светлана Мулюкова шәһәр бюджетына кертелә торган үзгәрешләр турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы бюджетыннан 349 млн 98 мең сумлык башка бюджетара трансфертларны исәпкә алырга кирәк. 

Акчалар педагогик хезмәткәрләргә айлык стимуллаштыру өстәмәләрен түләүгә тотылачак – яшь белгечләргә физик культура, массакүләм спортны үстерү өчен шартлар тәэмин итүгә, рәсми физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт чараларын үткәрүне оештыруга, «безнең иң яхшы методист» һәм «безнең иң яхшы укытучыбыз» грантларын түләүгә, студентларга айлык стипендияләрне гамәлгә ашыруга, яшьләр сәясәте муниципаль учреждениеләре тармак белгечләренең хезмәт хакын арттыруга, бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәт хакын Татарстан Республикасында уртача хезмәт хакына кадәр җиткерүгә бәйле чараларны тормышка ашыруга, бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакы дәрәҗәсен арттыруга, Татарстан Республикасында, «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» республика конкурсы премиясенә, тренер-укытучылар һәм спортчы-инструкторларга ярдәм итүгә, мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмалары ачылуга бәйле чыгым йөкләмәләрен финанслауга, балалар бакчаларында өстәмә төркемнәр булдыруга, спорт инвентаре сатып алуга юнәлдереләчәк.

 Депутатлар шулай ук шәһәр Уставына үзгәрешләр кертү, шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү буенча ачык тыңлаулар билгеләү, җирле салымнар буенча пенялар һәм штрафлар буенча бурычларны түләттерү мәсьәләсе, 2021 елга Шәһәр Советының якынча планы буенча фикер алыштылар. 2020 елда шәһәрнең социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре турындагы доклад белән Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев чыгыш ясады. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, быел иң мөһим мәсьәләләрнең берсе – алданган өлешчеләр проблемасы тулысынча хәл ителде.

Наил Мәһдиев 2021 елга төзелеш, ремонт һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге  планнар белән уртаклашты. Шулай итеп, яңа уку елына ике яңа мәктәп барлыкка киләчәк. Өч яңа балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Федераль программа буенча Чулман проспекты буенча «Мастеровые» рус драма театры төзелеше башланды.

Йогышлы авырулар хастаханәсен, белем бирү учреждениеләрен ремонтлау дәвам итәчәк. «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбе» спорт комплексы составында «Дулкын» бассейнын ремонтлауны тәмамлау планлаштырыла. 2021 елга 134 күпфатирлы йортта 303 эш төре буенча 1 млрд 264 млн сумлык ремонт планлаштырылган. «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 88 ишегалды территориясен төзекләндерү планлаштырыла.

2021 елга эшләрнең якынча исемлегенә Аэродромная урамыннан алып Батенчук урамына кадәр участокта автомобиль юлын реконструкцияләү, Халыклар дуслыгы проспектыннан Хәсән Туфан проспектына кадәрге участокта Шамил Усманов урамы буенча юлны ремонтлау, Гостев урамыннан алып Фоменко проспектына кадәр Авангардная урамы дәвамын төзү эшләре кертелгән.

"Безнең яхшы планнарыбыз, яхшы эшләребез, алга таба да җиң сызганып эшләү теләгебез бар. Һәм икътисадны, социаль-мәдәни өлкәне үстерү, кешеләр тормышы, бизнес алып баруга уңайлыклар тудыру өчен барлык шартлар да бар. 2020 елда без боларның барысын да эшли алдык. Барыгызны да якынлашып килүче 2021 ел белән котлыйм. Ул Чаллының һәр гаиләсе тормышына бары яхшылыклар гына алып килсен!"- диде утырыш ахырында Наил Мәһдиев.

Сишәмбе, 29 декабрь 2020, 17:05