Мы в социальных сетях

Узган ел, катлаулы хәлләргә карамастан, илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтте. Шәһәрдә 1750 сугыш ветераны федераль һәм региональ бер тапкыр бирелә торган түләүләрне алды. Алар турында мәгълүмат социаль яклау органнары һәм көч ведомстволары белән синхронизацияләнгән. Бу пенсия фонды аша 100%ка адреслы түләүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирде: 75әр мең сум - сугыш инвалидларына һәм анда катнашучыларга, шундый ветераннарның тол хатыннарына, балигъ булмаган тоткыннарга; 50шәр мең сум - тыл хезмәтчәннәренә бирелгән. Сугыш инвалидлары һәм анда катнашучылар фонд аша ел саен түләнелүче 10 мең сум күләмендә акча алдылар. Бөек Ватан сугышы ветераннарының аерым категорияләрен матди тәэмин итүнең гомуми дәрәҗәсе, пенсияләрне индексацияләүне исәпкә алып, 30 мең сумнан артып китте. Җиңү юбилеена гаризасыз гына, РПФ карамагында булган мәгълүматлар нигезендә 102,5 млн сумнан артык акча түләнгән.

Чәршәмбе, 13 гыйнвар 2021, 10:48