Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда шәһәр җитәкчелегенең халык белән мәгълүмати очрашулары башланды. Бүген шуларның берсе Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев катнашында 27 нче мәктәптә узды. Очрашуда шулай ук Шәһәр Советы депутаты Евгений Архипов, шәһәр прокуроры Дмитрий Ерпелев, Чаллы шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсе башлыгы Надир Закиров катнашты. Чара барлык санитар-эпидемиологик нормаларны: социаль дистанцияләрне, битлек режимын һәм термометрияне үтәү белән үткәрелде.

Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов районда эш нәтиҗәләре белән уртаклашты: "2020 елда район инфраструктурасын үстерүгә төрле дәрәҗәдәге бюджеттан 2 млрд 691 млн сум инвестицияләнгән. Яшь Ленинчылар бульвары реконструкцияләнде, өч спорт объекты төзелде һәм файдалануга тапшырылды. Алты мәгариф учреждениесендә, 77 күп фатирлы йортта капиталь ремонт ясалды".

«Автозавод районында гына да 2 млрд сумлык объектлар барлыкка килде. Кичә боз сарае юк иде, бүген ул барлыкка килде, кичә футбол манежы юк иде, бүген ул бар, кичә районда 300 млн сумлык йөзү бассейны юк иде, хәзер барлыкка килде. Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов Чаллыда бер ел эчендә өч спорт объекты төзелүен хәтерләмим, ди. Алар барысы да Автозавод районында икән», – дип ассызыклады Наил Мәһдиев, район башлыгы чыгышына өстәп.

«Надежда» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Венера Наумкина бер ел эчендә башкарылган эшләргә йомгак ясады.

Территориянең оператив торышы турында 1 нче «Автозаводский» полиция бүлеге башлыгы Игорь Овсов сөйләде. Ул микрорайонның участок полиция майоры Алексей Морозовны тәкъдим итте, шулай ук гражданнарны социаль мошенникларның корбаны булмас өчен уяу булырга чакырды: «Дистәләгән төр мошенниклык бар. Алар үзләрен социаль, медицина хезмәткәрләре, торак хезмәтләре, банк хезмәткәрләре итеп таныштыра ала. Бу очракта паникага бирелеп, таныш булмаган кешеләргә тизрәк акча күчерергә, аларга банк карталарының номерын, пин-кодын җиткерергә ашыгырга түгел».

Наил Мәһдиев чаллылыларга 2020 елның социаль-икътисадый нәтиҗәләре турында сөйләде һәм 2021 елга бурычлар билгеләде: «Быел, пандемия булуга карамастан, без үзенчәлекле рекорд куйдык. Барлык федераль программалар буенча Яр Чаллыга 15 млрд сум җәлеп итә алдык. Шәһәрдә 32 күп фатирлы торак йорт төзелде, 1894 гаилә социаль ипотека буенча фатирлар белән тәэмин ителде. Безнең медицина хезмәткәрләре 79 фатир алачак. Бик зур проблема - алданган өлешчеләр проблемасы хәл ителде. 2015 елның 1 гыйнварына мондый гаиләләр 939 иде», - дип билгеләде мэр.

Очрашу ахырында барлык теләүчеләр дә үзләрен борчыган сорауларны бирә алдылар.

Шимбә, 16 гыйнвар 2021, 08:50