Мы в социальных сетях

Чаллыда «Дакар-2021» чемпионнарын «КАМАЗ-мастер» командасын каршы алдылар. Бигеш аэропортында узган тантаналы чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры урынбасары Юрий Герасимов, «КАМАЗ» ААҖ хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Кирилл Пузырьков, команда җитәкчесе Владимир Чагин, шулай ук спортчыларның туганнары һәм якыннары, команданың җанатарлары катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Чаллы спортчылары йөк машиналары зачетында бөтен мактау пьедесталын яуладылар. Дмитрий Сотников 2021 елгы ралли-марафон чемпионы булды. Икенче урында Антон Шибалов, өченчедә – Айрат Мәрдиев экипажы.

«Егетләребез янәдән бөтен дөньяга безнең иң яхшылардан булуны, безнең технологияләрнең Россия характерына, җиңүгә омтылыш һәм Ватанга мәхәббәт - безнең көч һәм лидерлык чыганагы булуын исбатлыйлар. Мин «КАМАЗ-мастер» командасын җиңү белән котлыйсым килә, әмма беренче чиратта Дмитрий Сотников экипажын. Бу аның шәхси җиңүе һәм Россия өчен 18 алтын бедуин»,  – диде Әлфия Когогина.

«Безнең геройлар, бүгенге көн, илебез һәм республика геройлары Яр Чаллы шәһәрендә яши һәм эшли. Ярты миллионлы автокала, илебезнең автомобиль башкаласы исеменнән Чаллы егетләренә рәхмәт, соклану һәм хөрмәт белдерәсем килә, - диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау сүзләрен җиткерде. - Безнең геройлардан бүгенге көндә булачак Чагиннар, Николаевлар, Сотниковлар, Каргиннар, Шибаловлар, Мәрдеевлар кебек картинг белән шөгыльләнүче яшь чаллылылар үрнәк ала».

«КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин зурлап каршылаганнары, күрсәткән ярдәмнәре өчен чарага килүчеләргә рәхмәт белдерде

Якшәмбе, 17 гыйнвар 2021, 18:23