Мы в социальных сетях

10 февральдән Яр Чаллыда «XXI гасыр лидеры» балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары лидерлары һәм җитәкчеләре шәһәр конкурсына гаризалар кабул ителә башлый. Быел ул Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына һәм Россиядә 2021 елда Фән һәм технология елына багышланган.

Конкурста халыкара, гомумроссия, төбәкара, төбәк, җирле яшьләр иҗтимагый оешмалары лидерлары һәм җитәкчеләре түбәндәге номинацияләр буенча катнаша ала: балалар иҗтимагый / иреклеләр берләшмәсе активисты (11-13 яшь); яшьләр иҗтимагый / иреклеләр берләшмәсе лидеры (14-15 яшь); яшьләр иҗтимагый / иреклеләр берләшмәсе лидеры (16-17 яшь); югары /урта һөнәри уку йортының иҗтимагый / ирекле берләшмәсе лидеры (18-25 яшь); 18-30 яшьлекләр иҗтимагый / иреклеләр берләшмәсе лидеры (18-30 яшь); балалар иҗтимагый / иреклеләр берләшмәсе җитәкчесе; яшьләр иҗтимагый / иреклеләр берләшмәсе җитәкчесе.

Гаризалар 22 февральгә кадәр конкурсның рәсми берлегендә кабул ителә: https://vk.com/lider_goda_nch.

Сишәмбе, 9 февраль 2021, 11:38