Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда "Нардуган" бәйрәмен җыр-такмаклар, мәзәкләр һәм биюләр белән билгеләп үттеләр. Чара «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында узды, аны Татарстан Республикасының халык артисты, Шәһәр Советы депутаты Виталий Агапов җитәкчелегендә керәшеннәр шәһәр җәмгыяте оештырды.

Программа барышында юбилярларны бүләкләү булды, шулай ук интерактив конкурслар узды. Теләге булган һәр кешенең тиз генә һәм матур итеп пилмән, коймак ясарга өйрәнү мөмкинлеге бар иде.

Дүшәмбе, 18 гыйнвар 2021, 14:16