Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллының Үзәк районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мария Игнатьевна Лазарева, Комсомол районында яшәүче Рафаил Җиһанша улы Мөхәммәтшинга 90 яшь тулды. Юбилярларга Россия президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды.

Мария Игнатьевна ТАССРның Мамадыш районы Соколка авылында туа. Сугыш елларында һәм сугыштан соңгы елларда лаеклы ялга чыкканчы Соколка рейдында хезмәт куя. Бөек Ватан сугышы чорында сплавщикларның күбесе фронтка киткән, аларны хатын-кызлар һәм яшүсмерләр алыштырган. 2010 елда Мария Игнатьевна Яр Чаллыга күчеп килә. Ул өч бала тәрбияләп үстергән, алты оныгы һәм алты оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Рафаил Җиһанша улы ТАССРның Азнакай районы Агирово авылында туа. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшче булып эшли. 1954 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Пенсиягә чыкканчы «Гидромонтаж» предприятиесендә тимерче булып эшли.

Хатыны белән бер ул тәрбияләп үстергән. Ветеранның ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 18 гыйнвар 2021, 15:07