Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / обычная версия

Шәһәр мэриясендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова рәислегендә законсыз эшмәкәрлеккә каршы тору буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. Анда Башкарма комитет, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы, Россия Федераль салым хезмәтенең Чаллы шәһәре буенча инспекциясе вәкилләре катнашты. Утырышка шулай ук эре сәүдә үзәкләре һәм шәһәр базарлары вәкилләре дә чакырылган иде.

Утырыш барышында 2020 елда шәһәр территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча башкарылган эшләр турындагы мәсьәләләр каралды. Ел дәвамында Башкарма комитет һәм контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча планлы максатчан эш алып барылды. Үткәрелгән эш нәтиҗәсендә «Автостанция», «Сөембикә проспекты», «Кәгазьчеләр микрорайоны» җәмәгать транспорты тукталышларында урнашкан сәүдә павильоннары демонтажланды, аларда алкогольле продукцияне ваклап сату өлкәсендә берничә тапкыр закон бозу очраклары ачыкланды.

Атна саен Башкарма комитет районнары администрацияләре һәм контроль-күзәтчелек органнары хезмәткәрләре составында өч эшче төркем тарафыннан алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча мониторинг оештырылды. 2020 елда барлыгы 165 уртак мониторинг үткәрелде, гамәлдәге законнарны бозуның 62 очрагы ачыкланды, шул исәптән законда билгеләнмәгән вакытта алкогольле продукцияне ваклап сатуның 30 очрагы, «икеләтә» билгеләнештәге спиртлы сыеклык сатуның 32 очрагы.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше өлкәсендә 320 тәртип бозу очрагы ачыкланды, ел башыннан бирле 2288,5 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция гамәлдән чыгарылды. 2020 ел эчендә Чаллы шәһәре буенча алкогольле продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә хокук бозулар буенча 353 материал карап тикшерү өчен судларга һәм тиешле органнарга җибәрелде, 350 карар чыгарылды, шулардан 93 кисәтү, беренче тапкыр хокук бозу очракларына бәйле рәвештә.

Салынган штрафларның күләме 5609,5 мең сум тәшкил итә, 3611,8 мең сум түләттерелгән. Штрафларның ирекле тәртиптә түләнмәгән суммаларын мәҗбүри түләттерү өчен суд приставлары хезмәтенә 1595,5 мең сумлык 84 материал җибәрелгән.

Ведомствоара комиссиядә катнашучылар шулай ук 2021 елда шәһәр территориясендә законсыз эшмәкәрлекне профилактикалауга һәм аңа каршы торуга юнәлтелгән чаралар турында да фикер алыштылар.


Җомга, 22 гыйнвар 2021, 08:40