Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

28 февральдә 15:00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсендә профессиональ һәм үзешчән рәссамнарның  "Без бердәм" дип аталган региональ төркем сәнгать күргәзмәсе ачыла.

Килүчеләр игътибарына профессиональ һәм үзешчән рәссамнарның, һөнәр осталарының сәнгать эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Картиналар күргәзмәсе Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана. Экспозициягә төрле жанрда һәм техникаларда башкарылган 50дән артык эш керә. Картиналар галереясы республиканың төрле шәһәрләрендәге сәнгать эшлеклеләренең эшләреннән тора.

Күп кенә график һәм нәфис эшләр Татарстанның төрле халык традицияләренә һәм тарихи урыннарына багышланган һәм алар сәнгать ягыннан гына түгел, ә туган якны өйрәнү өчен дә әһәмиятле. Вернисажны ачу кысаларында Кама аръягының декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре күрсәтеләчәк һәм теләүчеләр мастер-классларда катнаша алачак.

Якшәмбе, 28 февраль 2021, 08:33