Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

24 гыйнварга кадәр "Кадрлар резервы – 2021" Республика проектының 12 сезонына заявка кампаниясе бара. "Кадрлар резервы" - озак сроклы үсеш алучы программа, ул Татарстан Республикасы яшьләренең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыра, хезмәт һәм белем бирү мобильлеген стимуллаштыра һәм яшь гражданнарның Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкилләре белән хезмәттәшлегенә ярдәм итә.

Конкурста катнашу өчен 16-30 яшьләрдәге, актив гражданлык позициясе, иҗтимагый эш алып баручы, социаль яки бизнес-проектларны тормышка ашыручы яшьләр чакырыла. Кандидатлар сайлап алу этапларын узалар: сайтта гариза тутыру www.rezervrt.ru - тест һәм экспертлар белән күзгә-күз сөйләшү.

«Кадрлар резервы» республика яшьләр проекты 2009 елдан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча Министрлык тарафыннан «Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе» РИО белән берлектә гамәлгә ашырыла.

Җомга, 22 гыйнвар 2021, 14:58