Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Әнисә Тимергали кызы Туктагулова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне юбилярга Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Алсу Хамматова һәм ТИҮ рәисе Любовь Кутузова тапшырдылар.

Әнисә Тимергали кызы ТАССРның Тукай районы Биклән авылында туа. Башлангыч мәктәпнең өч сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында кыр эшләрендә йөри, сарыклар көтә. 1967 елда кызы белән Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Әнисә Тимергали кызы «Камдорстрой» предприятиесендә эшли. Бер кыз тәрбияләп үстергән, өч оныгы һәм өч оныкчыгы бар.

Әнисә Тимергали кызы Бөек Ватан сугышы ветераны-тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Сишәмбе, 26 гыйнвар 2021, 14:45