Чәршәмбе, 29 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда юлларны кардан чистарту буенча эш дәвам итә. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр иткәнчә, үзәк проспектлар чистартылган. Хәзер төп басым график нигезендә дублер юлларны чистартуга ясала.

"Графикны үтәү мөһим. Вакытлыча тукталган транспорт буенча хуҗаларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әмма бик тыңлаучы юк әле. Юл хезмәтләрен тәнкыйтьлиләр, ә алар, кызганычка каршы, юлларны сыйфатлы итеп чистарту мөмкинлегенә ия түгел. Беркем дә игъланнарны укымый, урнаштырылган билгеләрне күрми. Игъланда тулысынча чистарту датасы, вакыты күрсәтелгән булса да, машина йөртүчеләр транспортларын алырга ашыкмый. Аннары кемгә зарланабыз, чистартылган юл булсын өчен, транспортны күпмедер вакытка алып кую мөмкинлегебез юк. Эвакуаторларны җәлеп итегез, кыенсынып тормагыз. Эшне тиешенчә башкарып чыгарга кирәк. Без чистарта алабыз, бездә техника җитәрлек, кешеләр җитәрлек, әмма әлегә бер-беребезгә карата ихтирам җитми. Транспорт тәүлек буе торса, ничек сыйфатлы итеп чистартып булсын инде", - дип билгеләде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Моннан тыш, Илья Зуев җиткергәнчә, ишегалды территорияләрен җыештыру буенча катгый контроль алып барыла. "Узган атнада шундый 13 акт төзелгән, алар буенча Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан идарәче компанияләргә карата йогынты чаралары турында карар кабул ителәчәк. Исегезгә төшерәбез, йогынты чараларының берсе - күпфатирлы йортлар белән идарә итүгә лицензияне алу", - диде ул.

Дүшәмбе, 1 февраль 2021, 09:30