Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Дина Федоровна Муреева 95 яше уңаеннан  котлаулар кабул итте.

Дина Федоровна Горький шәһәрендә туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. 1941 елда укуын бетергәч, Сталинградтагы пароходта матрос булып эшли, анда яралыларны ташый, шулай ук танкка каршы чокыр казуда катнаша. Сугыштан соң Әстерханда яши, шәһәрне торгызуда булыша. 1947 елда сугыш инвалиды Михаил Гурьевка кияүгә чыга. Бергә кыз тәрбияләп үстерәләр, ике оныгы һәм өч оныкчыгы бар. Лаеклы ялга чыкканчы ветеран суднолар төзү-ремонтлау заводында инженер булып эшләгән. 1979 елда Яр Чаллыга килә. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

#ПобеднаяЭстафета75, #увойнынеженскоелицо

Дүшәмбе, 1 февраль 2021, 11:32