Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яшьләр белән эшләү нәтиҗәлелеге буенча Яр Чаллы Татарстанда икенче урынны алды. Рейтингны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгының йомгаклау коллегиясе барышында җиткерделәр. Беренче урында – Казан, өченчедә – Түбән Кама. Алардан соң Әлмәт, Чүпрәле, Чистай, Минзәлә, Биектау, Яшел Үзән һәм Баулы районнары бара. ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов сүзләренә караганда, рейтингта яшьләр эшләре буенча мөстәкыйль органнар эшли торган районнар алдынгы урыннарны били. Бу муниципалитетлар, грантлар конкурслары аша башкалардан күбрәк акча җәлеп итә алды. Ул Рөстәм Миңнеханов тәкъдименә колак салган һәм 2019-2020 елларда бүлекләр төзегән муниципалитетлар җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. Бу – Түбән Кама, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Питрәч, Актаныш, Алабуга.

Дүшәмбе, 1 февраль 2021, 12:02