Мы в социальных сетях

Шәһәр мэриясендә «Иң яхшы халык дружинасы» һәм «Иң яхшы халык дружиннигы» конкурсларына йомгак ясау буенча халык дружиналарының шәһәр штабы утырышы булды. Тантаналы чарада Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе башлыгы Надир Закиров катнашты.

 Шәһәр халык дружиналарының 2020 елгы эш нәтиҗәләре белән Халык иминлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы Рәүф Мингалиев таныштырды. Шулай итеп, 2020 елда халык дружиналары тарафыннан полиция хезмәткәрләренә 75 җинаять һәм 815 административ хокук бозуны ачыклауда һәм ачуда ярдәм күрсәтелде.

Эш нәтиҗәләре буенча алдынгыларга бүләкләр тапшырылды.

«Татэнерго» АҖ филиалы - Түбән Кама ГЭСы халык дружинасы командиры Илназ Хәйруллин, «Татэнерго» АҖ филиалы - Чаллы ТЭЦы халык дружинасы командиры Алексей Серов, «Татэнерго» АҖ филиалы - «Чаллы җылылык челтәрләре» халык дружинасы командиры Рамил Гыйматдинов, «Электротранспорт» ҖЧҖ халык дружинасы командиры Галина Жарко, «Работа России» кадрлар үзәге халык дружинасы командиры Гөлнара Сяфукова Башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

«Иң яхшы халык дружинасы» номинациясендә беренче урынны «Татэнерго» АҖ филиалы - Түбән Кама ГЭСы халык дружинасы алды. Икенче урынга "Электротехников" идарәче компаниясе дружинниклары коллективы лаек булды. Өченче урынны Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатның халык дружинасы яулады.

«Яр Чаллы шәһәренең иң яхшы халык дружиннигы» номинациясендә беренче урынны "Булгарпиво" контроль-үткәрү пункты контролеры Данил Фәрлахетдиновка бирделәр. Икенче урынны «КАМАЗ-Энерго» электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер Зарина Гаркина яулады. Өченче урын - «Рәсәй эше» кадрлар үзәгенең эшкә урнаштыру бүлеге башлыгы урынбасары Наталья Ревага бирелде.

Яр Чаллы наркология диспансеры фельдшеры Альбина Иванова, 79 нчы лицей-интернатның физик культура укытучысы Айнур Гыймадиев, «Жилкомсервис»ның энергоменеджеры Иван Кислов халык дружиналарының шәһәр штабы Мактау грамотасына лаек булдылар.

Конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасыннан фоторепортажны "Яр Чаллы шәһәре администрациясе" Вконтактындагы рәсми төркемдә карарга мөмкин.

Җомга, 5 февраль 2021, 09:35