Сишәмбе, 14 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

18 февраль көнне Үзәк шәһәр китапханәсендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында төбәк халыкларының милли мәдәниятләре һәм әдәбиятлары фестивале узачак. Кичәдә Яр Чаллы шәһәре территориясендә яшәүче төрле милләт вәкилләре катнашачак. Килүчеләр өчен төрле мәйданчыклар эшләячәк. Фестиваль кысаларында милли җәмгыятьләрнең, фольклор коллективларның чыгышлары, язучылар белән иҗади очрашулар, шигъри укулар планлаштырылган.

Кунаклар йолалар һәм гореф-гадәтләр тарихына сәяхәт кылачаклар, халык уен коралларының яңгыравы белән танышачаклар, анда музыка сөючеләр үзләренең музыкаль сәләтләрен тикшерәчәк. Халык һөнәрчелеге күргәзмәсе оештырылачак, һәр теләгән кеше пыялада бизәү һәм милли курчаклар ясау буенча мастер-классларда катнаша алачак. Фестиваль, елның истәлекле вакыйгасы булачак, анда Идел буе халыкларының китаплары гаҗәеп дөньясына чумарга һәм төрле халыкларның аш-суыннан авыз итәргә мөмкин булачак.

Сишәмбе, 9 февраль 2021, 08:17