Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Рәсәй эше» кадрлар үзәгендә ел башыннан бирле 1110 граждан эш эзләп мөрәҗәгать иткән. Бүгенге көндә үзәктә 3647 эшсез исәптә тора. Бүгенге көндә эшсезлек дәрәҗәсе 1,3 процент тәшкил итә. Чагыштыру өчен республика буенча бу күрсәткеч 1,64 процент. Ел башыннан 684 кеше эшкә урнаштырылган. Әлеге мәгълүматларны атна саен үткәрелә торган аппарат киңәшмәсендә мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Быданова җиткерде.

Үзәкнең мәгълүматлар банкында 5787 вакансия бар. Шәһәрнең 929 предприятиесе «Рәсәй эше» порталында теркәлгән. Ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр эшсез гражданнарга 34 млн 309 мең сум акча түләнгән.

Дүшәмбе, 8 февраль 2021, 11:00