Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 8-14 февральдә җирле юлларны кардан чистарту графигы төзелде. Чаллылылардан, махсус техника эшенә комачауламасын өчен, юл буенда калдырылган автомобильләрне алып торуны сорыйлар.

Бүген, 8 февральдә, юл хезмәтләре Чулман проспектының 36нчы комплексы, Вахитов проспектының 30нчы комплексы, Кызыл Чаллы микрорайонының 17/АШ -1, 17/АШ -2, 17А1И-3 йортлары янындагы юлларны чистарталар. Иртәгә, 9 февральдә, Чулман проспектының 31нче комплексы, Тынычлык проспектының 28нче комплексы, шулай ук Железнодорожников урамында, Низаметдинов 1дән алып Комаров урамына кадәрге участокта кар чистартылачак.

Барлык районнарда да җирле юлларны чистарту буенча җентекле график түбәндә тәкъдим ителә.

Дүшәмбе, 8 февраль 2021, 11:02