Чәршәмбе, 22 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

13 февральдә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы ДОСААФ Чаллы автомәктәбе тирында, XX Спартакиада кысаларында, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре арасында, вак калибрлы винтовкадан ату буенча беренчелек узачак. Ярышларда катнашу өчен дүрт кешедән торган шәһәр оешмалары һәм учреждениеләре командалары чакырыла. Катнашучылар яткан килеш 50 метрдан мишеньга атачак. Өч сынау һәм биш зачет атуы башкарыла.

Команда беренчелеге алынган очколар суммасы буенча команда әгъзалары тарафыннан зачетта ату буенча билгеләнә. Шәхси беренчелек шәхси зачетта очколарның максималь саны буенча исәпләнә. 2020 елда ату буенча турнирда Яр Чаллы шәһәрендә Россия Пенсия фонды идарәсе командасы җиңү яулады.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен 57-08-70 телефоны буенча «Заман» яшьләр үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Дүшәмбе, 8 февраль 2021, 11:45