Мы в социальных сетях

Яр Чаллы депутатлары Шәһәр Советының биш даими комиссиясенең уртак утырышын уздырды. Утырышны шәһәр мэры Наил Мәһдиев ачты. Сәламләү сүзендә ул күп санлы хезмәт коллективлары булган предприятиеләрдә вакцинация оештыруның мөһимлеген билгеләп үтте.

"Хөрмәтле җитәкчеләр, сезнең коллективларда бу эшне башкарып чыгарга бернәрсә дә комачауламый. Ярдәм итәргә кирәк икән, без, хезмәт коллективлары белән берлектә, вакцинацияне оештыру өчен, Башкарма комитет дәрәҗәсендә кирәкле карарлар кабул итәргә әзер. Җитәкче коллектив сәламәт булсын дип уйларга тиеш. Вакциналар без ничек куллануга карап, килеп торачак. Кытлык булмаячак", – диде ул.

Муниципалитетның 2020 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы доклад белән Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, Яр Чаллыда, пандемия белән бәйле объектив сәбәпләргә карамастан, 2020 елда масштаблы социаль әһәмияткә ия проектлар гамәлгә ашырылган. «Бу шәһәрнең барлык предприятиеләре һәм оешмаларының нәтиҗәле хезмәте, шулай ук Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Хөкүмәтләре һәм Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов күрсәткән ярдәм нәтиҗәсендә мөмкин булды», - дип ассызыклады ул, икътисад үсешенә аерым игътибар биреп.

2020 елда төяп җибәрелгән продукция күләме 418 млрд сумнан артык тәшкил иткән, сәнәгать җитештерүе индексы 101% тәшкил иткән. Икътисад үсешенә КАМАЗның шәһәр төзүче предприятиесе зур өлеш кертә. Аларга 157,7 млрд сумлык продукция төяп озатылган, 36,5 меңнән артык йөк машинасы җитештерелгән. Күләмнәр артты һәм башка сәнәгать предприятиеләре дә икътисадка зур өлеш кертте.

Узган ел нәтиҗәләре буенча инвестицияләр күләме 70 млрд сум булыр дип фаразлана. Казанышларның берсе – шәһәр МСП өчен финанс ярдәмен җәлеп итү күләме буенча лидер булды. Икътисадка эшмәкәрлек секторы да зур өлеш кертә. Бүген ул шәһәр икътисадының һәм бюджетының өчтән бер өлешен формалаштыра.


 Агымдагы елның гыйнвар аенда 5 яшь тулды, Чаллыга алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе статусы бирелде.

Сәнәгать парклары эше нәтиҗәсендә уңай динамика күзәтелә. Алар барлыгы 12.

 Хезмәт хакы үсеше 2020 елның мөһим казанышы булды. 11 ай нәтиҗәләре буенча, эре һәм урта предприятиеләрдә уртача айлык хезмәт хакы 4,5%ка арткан һәм 40 мең 804 сум тәшкил иткән.

 Шәһәрнең федераль һәм республика программаларында катнашуы, беренче чиратта, төзелеш тармагы предприятиеләре өчен җитди ярдәм булды.

Социаль ипотека программасы буенча 63 микрорайонда ике күпфатирлы торак йорт төзелде. Бюджет өлкәсендә эшләүче 594 гаилә, яшь һәм күп балалы гаиләләр, шулай ук төзелешкә инвестиция керткән предприятиеләр хезмәткәрләре торак шартларын яхшыртты.

Узган ел алданган өлешчеләр проблемасы тулысынча хәл ителде. «Евростиль» компанияләр төркеме – 65/10, ә «Профит» компанияләр төркеме  – 65/06 торак йортны төзеп бетерде. 65/03 торак йортның өлешчеләр проблемасы (2,3 чират) алданган гражданнарга «Домкор» компаниясе тарафыннан фатир бирү юлы белән хәл ителде.

2020 елда шәһәр объектлар төзү, капиталь ремонт һәм реконструкцияләү буенча 8 миллиард 930 миллион сумлык 14 федераль һәм республика программаларында катнашты.

«Демография» илкүләм проекты кысаларында «Өч яшькә кадәрге балалар өчен яңа урыннар булдыру» федераль программасы буенча өч балалар бакчасы төзелде.

Мәдәният учреждениеләренә аерым игътибар бирелде. Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар драма театры барлыкка килде, бәясе 1 млрд 149 млн сум. 

"Энергетик" мәдәният сарае, "Балалар театр сәнгате мәктәбе" һәм Салих Сәйдәшев исемендәге 6 нчы балалар музыка мәктәбендә капиталь ремонт тәмамланды.

Моннан тыш, дүрт мәктәп, биш балалар бакчасы, "Нур" һәм "Шатлык" яшьләр үзәкләре, "Ровесник" яшүсмерләр клубы һ.б. капиталь ремонтланды. Күп фатирлы йортларны һәм канализацион төп коллекторны капиталь ремонтлау дәвам итә.

2020 елгы өстенлекле программаларның берсе - "Безнең ишегалды" программасы. Шәһәрдә ике меңнән артык яктырткыч баганалары һәм 3 меңнән артык яктырткыч куелган.

2 млрд сумнан артык суммага шәһәр юллары һәм сәнәгать зонасындагы юллар ремонтланды. Юл-транспорт һәлакәтләренең 14 урыны, 5 потенциаль куркыныч участок, 4 куркынычсызлык зонасы һәм юл-транспорт һәлакәтләренең 4 урыны юк ителгән.

Узып баручы елның мөһим мәсьәләсе – халыкны җәмәгать транспортында уңайлы йөртү белән тәэмин итү. Пандемия вакытында рекордлы түбән чиккә кадәр төшкән пассажирлар агымы 30%ка кимеде, әкренләп яңадан торгызыла һәм узган еллар дәрәҗәсенә чыга.

Гадәттәгечә, Яр Чаллыда мәгариф өлкәсенә аерым игътибар бирелә. Шәһәрдә 78 гомуми белем бирү учреждениесе эшли, аларда 65 298 бала белем ала. Дистанцион укыту кертелүгә карамастан, БДИ нәтиҗәләре Россия һәм республика фәннәреннән югарырак. Шәһәрдә 43 йөз балл нәтиҗәсе.

Спортчылар һәм спорт учреждениеләре яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Яшьләр арасында чаңгы буенча дөнья чемпионатында Сергей Ардашев – алтын, ә Денис Филимонов көмеш медаль яулады. Ике спортчы да «Титан» спорт мәктәбен тәкъдим итә.

Пандемия нәтиҗәсендә дәвалау оешмаларына һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә аерым йөкләнеш төшә. Яңа коронавирус инфекциясе белән авыручыларны дәвалау өчен өч стационар үзгәртеп корылды. Койкаларның гомуми саны 1096 берәмлек тәшкил итә. Шәһәр бюджеты хисабына медиклар өчен саклагыч костюмнар сатып алынды, транспорт белән ярдәм күрсәтелде.

 Чыгышының ахырында Фәрит Сәлахов гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында сөйләде һәм агымдагы елга планнар белән таныштырды. "Хөрмәтле Наил Гамбәрович, хөрмәтле депутатлар, сезгә халыкның тормыш - көнкүреш проблемаларын хәл иткәндә нәтиҗәле чаралар күрергә, чаллылыларга яшәү өчен уңайлы шартлар тудырырга ярдәм итүче уртак эшегез өчен рәхмәт белдерәсем килә", - диде ул.

Депутатлар Шәһәр Советының чираттагы йомгаклау утырышы көн тәртибенә кертелгән тагын алты мәсьәлә буенча фикер алыштылар.

Дүшәмбе, 8 февраль 2021, 16:29