Мы в социальных сетях

Башкарма комитетның мәдәният идарәсе 2021 елга әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә шәһәр конкурсы игълан итә. Ул «Әдәбият», «Сынлы сәнгать», «Музыкаль һәм башкару сәнгате», «Театр сәнгате» номинацияләре буенча үткәрелә. Конкурска әдәбият һәм сәнгать әсәрләренең яңалыклары, оригинальлеге, югары сәнгать дәрәҗәсе белән аерылып торган, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә иң яхшы казанышларны булдыруга, саклауга һәм таратуга ярдәм итүче иң талантлы, үзенчәлекләре белән аерылып торган әсәрләр тәкъдим ителә.

Конкурс Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләренең иҗади активлыгын күтәрү максатыннан үткәрелә. Конкурста мәдәният учреждениеләре, дәүләтнеке булмаган һәм иҗтимагый оешмалар (берләшмәләр), коммерциячел булмаган оешмалар, иҗат коллективлары, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә эшчәнлек алып баручы физик затлар катнаша ала. Барлык сораулар буенча 30-55-88 һәм 30-56-89 телефоннары аша эш көннәрендә 8:00дән 17:00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк. Нигезнамә белән биредә танышырга мөмкин.

Дүшәмбе, 8 февраль 2021, 17:10