Дүшәмбе, 13 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Романтика» яшьләр клубында әниләр һәм балалар өчен коворкинг-үзәк ачылды. Проект бала карау буенча отпускта булган хатын-кызларга социаль-психологик ярдәм күрсәтүгә, шулай ук декрет ялында өстәмә керем алу мөмкинлегенә юнәлдерелгән.

Коворкинг әниләр күңеленә хуш килгән шөгыльне сайлап алу зоналарына бүленгән: "Психолог белән диалог", "Йога", «ФитМикс», "Балалар белән дәвалау физкультурасы", "Виза студиясе", "Тегү остаханәсе", "Hand Made", «КухМастер». Барлык юнәлешләрдә катнашу бушлай.

Әниләр белән бергә коворкингта нәниләр дә бар. Соңгылары өчен уенчыклар белән аерым бүлмә каралган.

Үзәккә 2 ай эчендә 170 хатын-кыз килгән.

 Яр Чаллыда коворкинг мәгариф идарәсе, Башкарма комитетның яшьләр белән эшләү идарәсе һәм "Яңа тормыш" хәйрия фонды ярдәме белән барлыкка килде. Проектны башлап җибәрү инициаторы күп балалы әни Адилә Бычкова.

Балалар бүлмәсендә шулай ук яшь чаллылылар өчен дәресләр үткәрү планлаштырыла.

"Әниләр рухында" - яшь гаиләләргә бушлай актуаль хезмәтләр күрсәтү буенча яңа форматтагы проект, мондый үзәк Әлмәттә дә бар. Аның җитәкчесе – Вита Гатауллина, ул шулай ук Яр Чаллыда филиалны эшләтеп җибәрүдә кураторлык итте.

Сишәмбе, 9 февраль 2021, 13:48