Мы в социальных сетях

Традицион Кама марафоны 23 февральдә Яр Чаллыда узачак. Быел ул 20 нче тапкыр үтәчәк. Спортчыларга 10, 15, 20, 30,50 км дистанцияләрне сайлап алырга тәкъдим итәчәкләр: ярышларның приз фонды 1 млн сум тәшкил итә. "Дистанцияләр төрле. Приз фонды моңарчы күрелмәгән, ул беркайчан да Кама чаңгы марафонында булмаган. Барыгызны да аның өчен көрәшергә чакырабыз, - диде Яр Чаллы шәһәренең чаңгы ярышлары федерациясе эшләре идарәчесе Ләйлә Вопшина. - Хәзерге вакытта актив катнашучылар 75-алар абсолют категориядә катнашучылар: 15, 20, 30 һәм 50 км. балаларны без түләүсез теркибез. Алар район һәм күрше республика спорт мәктәпләре. Хәзергә 200 тирәсе бала текәлгән".

Ярышларга танылган совет һәм Россия спортчыларының килүе көтелә. Алар арасында чаңгы ярышлары буенча дүрт тапкыр олимпия чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры Николай Зимятов, өч тапкыр кышкы Олимпия уеннары призеры, СССРның атказанган спорт мастеры Александр Завьялов, чаңгы ярышлары буенча дөнья, Европа, СССР һәм Россия чемпионы Анатолий Иванов һәм башкалар булачак.

Чарада катнашучылар саны чикләнмәгән. Балалар өчен катнашу бушлай, өлкәннәр өчен 900 сум взнос каралган.

Пәнҗешәмбе, 18 февраль 2021, 15:56