Мы в социальных сетях

Үзәк шәһәр китапханәсендә «Чаллы – дуслар каласы» дип исемләнгән төбәк халыкларының милли мәдәниятләре һәм әдәбиятлары фестивале узды. «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты белән берлектә оештырылган фестивальдә төрле милләт вәкилләре очрашты.

Зур бәйрәмдә татар, башкорт, чуаш, мари, әрмән, немец, азәрбайҗан һәм башка милләт вәкилләре, өстәмә белем бирү педагоглары, урта мәктәп укучылары, студентлар һәм шәһәр халкы катнашты. Зур бәйрәмне ачу тантанасында дәртле биюләре һәм җырлары белән милли җәмгыятьләр солистлары һәм шәһәрнең иҗат коллективлары күтәренке рух өстәде.

Фестивальдә интелектуаль һәм танып-белү мәйданчыклары эшләде. "Әдәби кунакханә" мәйданчыгында Чаллы язучыларының «Туган як язучылары» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Шагыйрь, автор-башкаручы, Россия һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Ольга Кузьмичева-Дробышевская белән кызыклы очрашу булды. «Кул эшләре могҗизасы» мәйданчыгы фестиваль кунакларын декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмә-ярминкәсенә җыйды һәм барлык катнашучыларга да «Халык бизәкләре», «Халык курчаклары» мастер-классларында үз көчләрен сынап карарга мөмкинлек бирде.

«Терендез: вакыт аша утлы бәйрәм» мәйданчыгында кунаклар төрле халыклар тормышы һәм көнкүрешенә багышланган тарихи сәяхәт кылды. сәяхәт  булды. «Халыклар дуслыгы – әдәбиятлар дуслыгы» мәйданчыгында Идел буе халыклары әдәбияты белән танышу экскурс формасында узды. Кунакларга уен-викторина тәкъдим ителде, анда алар энциклопедияләр, сүзлекләр һәм белешмәлекләр ярдәмендә мәдәни-тарихи традицияләрне белүләрен тикшерә алдылар.

Пәнҗешәмбе, 18 февраль 2021, 16:33