Мы в социальных сетях

Тантаналар сараенда 14 яшьлек чаллылыларга паспортлар тапшыру тантанасы узды. Чара тантаналы шартларда үтте, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.

- Бүген бик мөһим вакыйга, аның турында сез гомер буе искә алырсыз. Аны башыгызны горур күтәреп лаеклы каршы алырга кирәк, – дип залга мөрәҗәгать иттеләр Чаллы шәһәре ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Елена Шуралева. Алар балаларны мөһим документ алу белән котладылар.

Җомга, 19 февраль 2021, 10:56