Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы территориясендә 16 февральдән башлап һава температурасы нормадан 9-15 градуска түбән булачак, минималь температура -25..-30 градуска кадәр аномаль-салкын һава торышы урнашты, аерым районнарда -37 градус фаразлана. Аномаль-салкын һава торышы республикада 25 февральгә кадәр сакланачак.

Яр Чаллыда иртәгә алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә бераз кар, көндез явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка таба секундына 4-9 метр тизлектә. Төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы -21..-25˚. Көндез максималь һава температурасы -15..-18˚. Юлларда бозлавык.

Җомга, 19 февраль 2021, 13:40