Мы в социальных сетях

2020 елда диспансеризацияне 54 996 кеше узган, шуларның 9 меңгә якыны медицина күрсәткечләре буенча диспансеризациянең икенче этабына җибәрелгән. Бу хакта сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев Яр Чаллы шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсенең медицина советы утырышында хәбәр итте.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча барлыгы 50,5 мең авыру теркәлгән, аларның 2 313е беренче тапкыр ачыкланган, пациентлар диспансер исәбенә алынган.

Ачыкланган авырулар структурасында беренче урында – кан әйләнеше системасы авырулары (42%), икенче урында – эндокрин системасы авырулары, туклану бозылу һәм матдәләр алмашы бозылу (17%), өченче урында сөяк-мускул системасы авырулары (16,3%), дүртенче урында – ашкайнату органнары авырулары (11,2%) тора.

Эшкә яраклы яшьтән өлкән затларның 35,9%ы (28 458 кеше) профилактик тикшерүләр һәм диспансеризациягә җәлеп ителгән. Шулай ук балигъ булмаганнарга профилактик тикшерүләр үткәрү һәм ятим балаларны, авыр тормыш хәлендә калган балаларны диспансеризацияләү кысаларында 107 653 бала каралган, бу планның 100%ын тәшкил итә.

Пәнҗешәмбе, 25 февраль 2021, 13:26