Мы в социальных сетях

«Бомбей» боулинг үзәгендә шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының эшче яшьләре арасында боулинг турниры узды. Чара эшләүче яшьләрнең XX Спартакиадасы кысаларында, шулай ук яшьләрнең актив ялын оештыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан үткәрелде.

Турнир 5 сәгать дәвам итте. Ярышларда 38 команда катнашты. Уен барышында җиңүчеләр өчлеге билгеләнде: беренче урынны «Петролайн – А» ; икенче урынны «РУ Инжиниринг һәм КАМАЗның двигательләр заводы командалары бүлеште; өченче урынны "Ремдизель" командасы яулады.

Сишәмбе, 2 март 2021, 13:39