Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераннары Антонина Алексеевна Фролова һәм Галина Павловна Шалавина 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр. РФ президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне юбилярга Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева, ТИҮ рәисләре Вера Захарова һәм Любовь Кутузова тапшырдылар.

Антонина Алексеевна Чувашия Республикасының Алатыр районы Кувакино авылында туа. Урта мәктәпне, аннары Казан медицина институтын тәмамлый. Сугыш елларында авыл хуҗалыгы эшләрендә катнаша. 1960 елда кияүгә чыга. 1970 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Антонина Алексеевна 1 нче балалар хастаханәсендә табиб-педиатр булып хезмәт куя. Тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, бүген юбилярны оныклары Һәм оныкчыклары сөендерә. Антонина Алексеевна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Хезмәттәге казанышлары өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Галина Павловна Удмуртия республикасының Воткинск шәһәрендә туа. Урта мәктәпне, аннары бухгалтерлык исәбе курсларын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшче булып эшли. 1954 елда кияүгә чыга. 1963 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Галина Павловна 47 нче һөнәр училищесында бухгалтер булып эшләгән. Ире белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, өч оныгы һәм ике оныкчыгы бар. Галина Павловна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Хезмәт батырлыгы өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Сишәмбе, 9 март 2021, 14:50