Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы беренче укылышта «Кулланучылар кредиты (заем) турында» Федераль законга шартнамә төзү тәртибен төгәлләштерү өлешендә үзгәрешләр кертте. Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага болай дип аңлатма бирде: "Без кабул иткән төзәтмәләр кешеләрне банкларга бәйле булмаган шартларда килешүләр төзүдән яклый. Шул исәптән, закон проекты банк тарафыннан заемчының банк тәкъдим иткән кредит шартларына риза булуын, әйтик, алыш-биреш төзегәндә өстәмә хезмәтләр бәясе белән заем банк сайтында таныша ала", - дип аңлата. Закон проекты ахыргы кабул ителгән очракта, кредиторга алдан ук бастырылган формада заемчыга кредит бирү шартлары белән аның үз кулы белән куелган имзасыннан башка ризалык бирүне тыя. 

 Моннан тыш, федераль закон проекты кредиторларга кулланучылар кредиты шартларында кредитор һәм өченче затлар тарафыннан күрсәтелә торган өстәмә хезмәтнең бәясен, аерым түләү өчен тәкъдим ителә торган өстәмә хактан баш тарту тәртибен һәм срокларын күрсәтергә, шулай ук кредит килешүен төзегәндә заемчыларга әлеге шартлар турында мәгълүмат бирергә мәҗбүр итә. Закон проекты РФ Хөкүмәте тарафыннан хупланды.

Чәршәмбе, 10 март 2021, 09:23