Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нина Александровна Лазарева 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне юбилярга Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева тапшырды. Нина Александровна Яр Чаллыда туа. Урта мәктәпне тәмамлый. Сугыш елларында Менделеевскида химия заводында хезмәт куя. 1949-1986 елларда «Чаллы элеваторы» предприятиесендә эшли, хезмәт эшчәнлеген хисапчы вазыйфасыннан башлый, ә лаеклы ялга баш хисапчы вазыйфасыннан китә. Тормыш иптәше белән ике бала үстергәннәр, бүген юбилярның оныгы һәм оныкчыгы бар. Нина Александровна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Чәршәмбе, 10 март 2021, 11:25