Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген «Омега» сәүдә үзәгендә коронавирустан вакцинацияләү башланды. Барлык теләүчеләр прививканы көн саен 13:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр ясата алалар. Бу хакта шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев атналык матбугат конференциясе барышында хәбәр итте. "18 яшьтән өлкәнрәкләр, табиб тикшерүеннән соң, сәламәтлекләре буенча тиешле кимчелекләр булмаганда, прививка ясата ала. Алга таба нәтиҗәлелеккә карап, без вакцинация сәгатьләрен арттыру һәм өстәмә пунктларны оештыру мөмкинлеген караячакбыз", - дип билгеләп үтте Александр Николаев.

Чаллылыларга "Спутник V" препараты белән прививка ясыйлар. Бүгенге көнгә Чаллының дәвалау учреждениеләренә 17 меңнән артык шундый препарат кайтарылган. 

Җомга, 12 март 2021, 09:54