Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда балалар бакчаларына чиратта 14026 бала исәпләнә, шуларның 1,5-3 яшьлекләр арасыннан – 9553 бала. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә шәһәр мәгариф идарәсе башлыгының беренче урынбасары Нәркиз Кашапов хәбәр итте. "Бүгенге көндә 7135 бала өчен урыннар әзерләнгән, шуларның 4700дән артыгы ясле яшендәгеләр өчен. Бу — балалар өчен яңа комплектлау урыннары. Ата-аналар теләгенә карап, әлеге саннар үзгәрәчәк. Шуңа күрә әлегә сүз беренчел комплектлау турында бара", - диде ул. Нәркиз Кашапов чираттагы балалар саны әле аларның барысы да балалар бакчасына барачак дигән сүз түгеллеген аңлатты: "Барысы да балалар бакчасына кертү датасына бәйле. Һәм, узган еллар тәҗрибәсе күрсәткәндә, ата-аналарның 30-40 проценты балаларын яслегә бирергә әзер түгел. Алар 3 яшь тулуын көтәләр".

Ул билгеләп үткәнчә, 2019 елда 1,5-3 яшькә кадәрге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балаларны урыннар белән тәэмин итү 40% тәшкил иткән, узган ел 70% булган. «Быел 1 сентябрьгә без 90%тан артык баланы ясле төркемнәрдә урыннар белән тәэмин итәргә планлаштырабыз. Без моны «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә эшли алдык, аны гамәлгә ашыру Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм шәһәр җитәкчелеге ярдәме белән алып барыла. Соңгы ике елда гына да тугыз балалар бакчасы төзедек. Бу 2100 урын булдырырга мөмкинлек бирде. Шуларның 1140ы ясле төркемнәрдә. Быел без тагын өч балалар бакчасы төзибез. Алар барысы да 1 сентябрьгә ачылачак», - диде Нәркиз Кашапов һәм соңгы 13 елда Яр Чаллыда 40 балалар бакчасы файдалануга тапшырылуын ассызыклады: 13е-максатсыз кулланудан кире кайтарылган, 22се-яңадан төзелгән.

Мәктәпкәчә учреждениеләрдә комплектлау исемлеге белән биредә танышырга мөмкин.

Җомга, 12 март 2021, 11:12