Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Җиңү» мәдәният һәм ял паркында кышны озату һәм язны каршылау бәйрәме узды. «Масленицаны озату» театральләштерелгән тамаша һәм әйлән-бәйлән белән бәйрәм кунакларын «КАМАЗ» мәдәният сарае, Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае һәм 17 нче балалар хореография сәнгате мәктәбе солистлары һәм иҗат коллективлары каршы алды.

Бәйрәм кунакларын Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов котлады.

Чаллылыларның күңелле кәефен һәм актив ялын оештыруга шәһәрнең балалар һәм яшьләр иҗаты сарае, «Олимпийский» спорт мәктәбе халык уеннары һәм кызыклы ярышлары аша өлеш кертте. Паркка килүчеләр декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләрен сатып алу мөмкинлегенә ия булдылар. Бәйрәмнең барлык кунакларын гадәттәгечә коймак һәм татлы ризыклар белән сыйладылар. Бәйрәмнең кульминациясе салам карачкысын яндыру булды.

Шәһәр халкы һәм кунаклары Азатлык мәйданына да җыелдылар, анда бәйрәм күңел ачулары дәвам итте. Җыелучыларны шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Салахов котлады. «Кызыл тау» мәдәният үзәге, Халыклар дуслыгы йорты, 13 балалар сәнгать мәктәбе артистлары һәм иҗат коллективлары бәйрәм кәефен тудырды. Барлык теләүчеләр өчен коймак, чәй белән сәүдә павильоннары, уен һәм спорт мәйданчыклары эшләде, тамашачылар атлар һәм пониларда әйләнә алдылар. Халык күңел ачу карачкы яндыру һәм «Европа Плюс» радиостанциясеннән дискотека белән тәмамланды.

Комсомол районында ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркында "Киң Масленица" бәйрәме узды. Бәйрәмне Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева ачып җибәрде һәм тамашачыларга күтәренке кәеф теләде.

Бәйрәм программасында "Энергетик" мәдәният сарае, "Огниво" балалар иҗат үзәге, 15 нче балалар иҗат йорты иҗат коллективлары катнашты. Паркта «Яр Чаллы», «Төзүче» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәрләре катнашында уен мәйданчыклары, бөтен гаилә өчен күңелле конкурслар, коймак белән сыйлану һәм сәүдә рәтләре, һөнәрчеләр, тартмачылар һәм халык осталары кул эшләре, ярышлар оештырылды. Бәйрәмдә һәркем күңеленә хуш килгән күңел ачу чарасын таба алды: күңелле такмаклар, халык җырларын тыңлый, әйлән-бәйлән бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде. Чаллыда узган әлеге бәйрәм чараларына 2000нән артык кеше килгән иде.

Якшәмбе, 14 март 2021, 13:58