Мы в социальных сетях

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда 2 008 яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган очрагы теркәлгән. Бүген медицина күзәтүе астында 83 кеше кала, шуларның 53е элемтә нәтиҗәсендә авыру йоктырган. 7 930 кеше, авыру билгеләре булмау һәм күзәтү вакыты бетү сәбәпле, медицина исәбеннән төшерелгән. Пандемия чорында лабораториядә расланган диагнозлы 1361 кеше сәламәтләнгән. "Мөрәҗәгатьләр дәрәҗәсе тотрыклы кала", - дип ачыклык кертте сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев.

Хәзерге вакытта бер провизор госпитале – йогышлы авырулар хастаханәсе эшен дәвам итә. Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев әлеге дәвалау учреждениесендә Б корпусын ремонтлый башларга кушты: "Инде төзелеш сезоны башлана. Язгы-җәйге чорда безгә йогышлы авырулар хастаханәсенең Б блогын оператив рәвештә ремонтларга кирәк. Эш киңәшмәсе үткәрергә, төзүчеләребез белән эшне ничек башкарачагыбызны билгеләргә кирәк булачак. Эшләүче хастаханәдә ремонт үткәрү җиңел түгел, блокны ябарга туры киләчәк, шулай ук без инде B1, B2 блокларын ремонтладык. Бу мәсьәләгә керешергә вакыт", - диде мэр.

Дүшәмбе, 15 март 2021, 09:03