Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе Конституциясенең 57 статьясы нигезендә һәркем законлы рәвештә билгеләнгән салымнар һәм җыемнарны түләргә тиеш. Салымнар дәүләт яшәеше өчен кирәкле шарт булып тора. Нәкъ менә салымнар дәүләт һәм муниципаль берәмлекләрнең төп керем чыганагы. Салым түләүләренең күпчелеге бюджет финанславы рәвешендә җәмгыятькә кире кайтарыла, шул исәптән социаль түләүләр рәвешендә дә.

2020 ел ахырында Татарстан Республикасының норматив хокукый актларына үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә региональ дәүләт хезмәтләре, гражданнарга социаль ярдәм чараларын да кертеп, Россия Федерациясе бюджет системасының барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларга салымнар, җыемнар һәм башка мәҗбүри түләүләр буенча бурыч булмаган очракта күрсәтелә. Бурычлар турында мәгълүматны социаль түләүләрне гамәлгә ашыручы органнар, ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасын (СМЭВ) кулланып, салым органнарыннан, конкрет суммалар күрсәтмичә, электрон рәвештә алалар. Иң минималь сумма да бурыч булып санала. Салым органнарыннан социаль түләүләр алучыларга бурычлар булу турында беренчел мәгълүмат алынганнан соң, түләүләрне туктатып тору турында уведомление җибәрелә.

Булган бурычларны түләп бетергәндә, хәбәр итү датасыннан 90 көн эчендә социаль түләүләрне яңадан бирү турында карар кабул ителә, шул ук вакытта түләүләр, аларны бирү туктатылган айлар өчен дә башкарыла.Социаль яклау органнарының салым органнары белән үзара хезмәттәшлеге бары тик электрон рәвештә генә гамәлгә ашырыла, бурычны кәгазьдә түләү турында белешмә яки квитанцияләр күрсәтү таләп ителми. Гражданнарның салым бурычы РФ Салым кодексы белән билгеләнгән срокта түләнмәгән очракта, бурыч барлыкка килә. Бу очракта, билгеләнгән сроктан соң, мондый салым бурыч статусына (недоимкаларга) ия була һәм аңа түләү буенча бурычны үтәгән көннән соң кичектерелгән һәр календарь көне өчен пенялар исәпләнә.

Башкарылган түләүләр турында мәгълүмат салым органнарына түләгәннән соң өч эш көне эчендә килеп ирешә. Шул ук вакытта түләү көне дип банкка салым түләүченең счетыннан акча күчерүгә йөкләмә бирү яки банкка тапшыру көне санала.
Дүшәмбе, 15 март 2021, 13:39