Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын юбилейлары белән котладылар: Миннебанат Садыйк кызы Габитовага – 95, Валентин Сергеевич Красновка 90 яшь тулды. Юбилярларга Россия президенты Владимир Путин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева, территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре Татьяна Саунина һәм Лилия Савельева бүләкләр һәм котлаулар тапшырдылар.

Миннебанат Садыйк кызы ТАССРның Тукай районы Мусабай авылында туа. Урта мәктәпнең 5 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда эшли. 1949 елда кияүгә чыга һәм Сахалин өлкәсенә күчеп китә, анда шахтада эшли. 1955 елда Габитовлар гаиләсе туган якларына әйләнеп кайта һәм Татарстан Республикасы Зәй районының Бура Киртә авылында төпләнә. Озак еллар колхозда төрле эшче булып эшләп лаеклы ялга китә. 1986 елда Яр Чаллыга күченә. Ире белән дүрт бала тәрбияләп үстергән. Ветеранның җиде оныгы һәм 15 оныкчыгы бар.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Валентин Сергеевич ТАССРның Зәй районы Зичәбаш авылында туа. Урта мәктәпне, аннан педагогия институтын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда, авыл хуҗалыгы эшләрендә хезмәт куя. 1960 елда өйләнә. 1966 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы 21 нче урта мәктәптә физика һәм математика укытучысы булып эшли. Ветеранның ике баласы, ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар. 2020 елда Красновлар гаиләсе 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтте. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен», «Хезмәт ветераны», «Халык мәгарифе отличнигы» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 15 март 2021, 14:43