Мы в социальных сетях
Пенсия фонды идарәсе иминиятләнүчеләр өчен яңа сервис эшләтеп җибәрү турында хәбәр итә, аның ярдәмендә дистанцион рәвештә РПФның техник ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә һәм Пенсия фондыннан электрон документ әйләнеше аша бирелә торган шәхси (персонификацияләнгән) исәпкә алу мәсьәләләре буенча консультация алырга мөмкин. Хәзерге вакытта техник ярдәм күрсәтү хезмәте тарафыннан иминиятләүчеләрнең «теркәлгән затның хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматлар» (СЗВ-ТД) формасы буенча электрон документ әйләнеше (ЭДО) аша бирелә торган хисап мәсьәләләре мөрәҗәгатьләре эшкәртелә. Мөрәҗәгатьне электрон адреска җибәрергә мөмкин otchet_pfr@101.pfr.ruБашка төр мәгълүматлар буенча мөрәҗәгатьләрне эшкәртү сервисларны ЭДОка күчерү буенча башкарылачак.
«Теркәлгән затның хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматлар» формасы буенча хисаплылык, шул исәптән аны тутыру тәртибе, мәгълүмат тапшыру сроклары, форматы һ. б. турында мәгълүмат РФ Пенсия фондының рәсми сайтында "электрон хезмәт кенәгәсе" бүлегендә урнаштырылган www.pfr.gov.ru.
Дүшәмбе, 15 март 2021, 15:06