Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда флорбол мәктәп лигасы проекты старт алды. Бүген 34 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә туплы хоккей спортының бер төре булган флорбол буенча команда төренең беренче уены булды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Флорбол федерациясе киңәшчесе Булат Габдрахманов катнашты. Ул укучыларга кирәкле инвентарь: уен өчен кәшәкәләр, туплар һәм капкачы формасы тапшырды. Яр Чаллыда флорболны 1 – 9 сыйныф укучылары арасында биш мәктәптә кертәчәкләр: 21, 23, 27, 34, 37 мәктәпләр.

«Татарстан Республикасы территориясендә шушы уку елыннан башлап без мәктәп флорбол лигасы проектын тормышка ашырабыз.Бүгенге көндә без аны 44 мәктәптә эшләтеп җибәрдекЯрыш процессын булдыру һәм мәктәпләр арасында иң көчле коллективларны ачыклау максатында, Чаллыда биш гомуми белем бирү мәктәбен җиһазландыруны планлаштырабыз”, – диде Булат Габдрахманов.

Яңа спорт уенына балаларны физкультура укытучылары бушлай өйрәтәчәк. Алар үзләре дә Флорбол федерациясе үткәрәчәк семинарларда катнашып, уен күнекмәләренә өйрәнәчәкләр.

Укучылар флорбол дәресләренә апрель аенда ук керешәчәк, мәктәп командалары арасында ярышлар киләсе уку елыннан башлана.

Сишәмбе, 16 март 2021, 15:14