Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадыйсәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина законпроекты буенча комментарий бирде: «Кабул ителгән инициатива туристларга куркынычсыз һәм сыйфатлы ял гарантияләүгә, туризм өлкәсендә хезмәтләр базарын үтә күренмәле итүгә юнәлтелгән. Бердәм реестр намуссыз арадашчылардан нәтиҗәле дәүләт контроле һәм кулланучыларны яклау белән тәэмин итәчәк».

Туристлык продуктын алга җибәрү һәм сату Ростуризмның рәсми сайтындагы реестрда мәгълүматлар урнаштырылган көннән соң гына мөмкин булачак.

Туроператор һәм турагент арасында төзелгән шартнамәдә субагентлар ярдәмендә туристлык продуктын сату һәм алга җибәрү мөмкинлеге каралган очракта, реестрда шулай ук турагент субагентлары турында мәгълүмат чагылыш табачак.

Закон 2022 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. Ярты ел дәвамында туроператорлар туроператорлар белән төзелгән шартнамәләр (юридик затлар һәм ШЭ) нигезендә эшләүче турагентлар турындагы мәгълүматларны реестрга кертергә тиеш булачак.

Чәршәмбе, 17 март 2021, 09:34