Мы в социальных сетях

12 - 14 март көннәрендә Болгар шәһәренең «Олимп» спорт мәктәбендә2007-2009 елда туган үсмерләр арасында самбо көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге үткәрелде. Анда 2021 елга Татарстан Республикасының самбо буенча җыелма командасына сайлап алу һәм аны комплектлау булды. Ярышларда Татарстаннан 212 спортчы катнашты. 

«Заман» яшьләр үзәгенең ике спортчысы – Данил Бабаев һәм Роберт Мөхәмәдиев 54 һәм 71 кг авырлыктагы үлчәү категорияләрендә җиңү яуладылар.

Чәршәмбе, 17 март 2021, 10:03