Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Энергетик» мәдәният сараенда ана капиталы сертификатлары тапшыру уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Бу көнне Чаллының 12 гаиләсе сертификат алды.

ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова, Пенсия фонды идарәсе башлыгы, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов гаиләләрне котлап, аларга сертификатлар тапшырдылар.

Исегезгә төшереп үтик, ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Программаны тормышка ашыра башлаганнан бирле Чаллыда ана капиталына 50 меңнән артык сертификат бирелгән, 40 мең гаилә ана (гаилә) капиталы акчаларыннан файдаланган.

Гаиләләргә ярдәм итү программасы 2026 елга кадәр озайтылды, ягъни сертификатка хокук бирә торган баланың 2026 елның 31 декабренә кадәр тууы яисә уллыкка алынуы кирәк. Шул ук вакытта, элеккеге кебек үк, сертификат алу һәм аның акчаларыннан файдалану вакыты чикләнмәгән.

2021 елда беренче балага ана капиталы күләме 483 882 сум, икенче балага 639 432 сум тәшкил итә, әгәр гаилә беренче балага сертификат алмаган булса.

Пәнҗешәмбе, 18 март 2021, 10:09