Дүшәмбе, 13 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда медицина кадрларына кытлыкны хәл итү буенча актив эш алып бару дәвам итәчәк. Бүген Шәһәр Советының VI утырышында шул хакта сөйләштеләр.

Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев билгеләп үткәнчә, 2020 елда эшкә урнаштырылган табибларның артуы 37 белгеч тәшкил иткән. Бу табиб-белгечләргә торак шартларын яхшырту өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 800 мең сум күләмендә грантлар бирүе нәтиҗәсендә мөмкин булды. Шәһәр бюджетыннан да бу суммага өстәмә 100 мең сум бүлеп бирелә. 2020 елда Яр Чаллыда мондый матди ярдәм грант алган 53 табибка күрсәтелде.

Шәһәр Советы депутаты, ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең баш табибы Марат Мөхәммәдиев Яр Чаллыга килгән табибларга матди ярдәм күләмен арттырырга тәкъдим итте.«Без шушы өстәлгән 100 мең сум нәтиҗәсендә көндәшлеккә сәләтле булдык. Табиб Татарстан Республикасына грант программасы буенча килгәндә 500 мең сум алачак, ә Яр Чаллыга килсә – 600 мең сум. Табибларның 10% ын без грант программасы эшләве ярдәмендә җәлеп иттек. Мин бүгенге сессия карарына безгә эшкә килүче табиблар өчен бер тапкыр түләнә торган түләүнең бәясен 200 мең сумга кадәр арттыру тәкъдимен кертүне сорыйм», – диде ул.

Әйтергә кирәк, соңгы өч елда грант программасы буенча шәһәргә 150 табибны җәлеп итү мөмкин булды. Бүген шәһәрнең сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 1729 табиб һәм 4725 урта медицина хезмәткәре эшли.

Пәнҗешәмбе, 18 март 2021, 14:50